Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы картиналар галереясеның зур залында шәһәрдә удмурт мәдәнияте көннәре кысаларында Удмуртия Республикасының «Возрождённые ремесла рода Тукля» («Тукля воршудысь улӟем киужъёс») музейара проектын ачу тантанасы булды.

Кунакларны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев, «Чишмә» халыклар дуслыгы» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе директоры Ландыш Ишалина, удмуртларның милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Валентина Белых сәламләде.

Күргәзмәнең үзенчәлекләре турында Удмуртия Республикасының халык рәссамы, Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Удмуртия Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Геннадий Сидоров сөйләде.

Яр Чаллы шәһәренең «Зардон» удмурт фольклор ансамбле солистлары, сәнгать җитәкчесе Валентина Белых чын мәгънәсендә халык бәйрәме атмосферасын тудырдылар.

Экспозициядә 150 дән артык эш тәкъдим ителгән. Күргәзмә 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 18 март 2021, 17:42