Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 һәм 2020 елда чаллылы Дмитрий Колесников «Медиасфера» матбугат үзәге проекты өчен гомуми суммасы 500 000 сумлык ике грант отты. Проект журналистика өлкәсендә күнекмәләр бирә һәм яшүсмерләр аларны киләчәктә практикада кулланачак. 

Яшүсмерләр өчен тагын бер яңа проект – Басыйр Ганиевның «Үсеш ноктасы». Ул «Метро» мәдәнит-белем бирү платформасы базасында булдырылды. Егет 1,1 миллион сумлык грант алды. Катлаулы тормыш хәлендә калган яшүсмерләр агач эшкәртү белән шөгыльләнеп социальләшү узалар.

9 мартта Федераль яшьләр эшләре агентлыгы Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге физик затлардан һәм югары белем бирү оешмаларыннан заявкалар кабул итә башлады.

Конкурска заявка бирү бик җаваплы процедура. Үзенең шәһәрен яхшы якка үзгәртергә теләүче Чаллы яшьләре өчен махсус экспертлар белән очрашулар оештырылачак. Экспертлар составына элеккеге еллардагы конкурсларда җиңүчеләр керә. Алар грант проектын ничек итеп дөрес язарга өйрәтәчәкләр һәм шәхсән һәрбер катнашучы белән аның конкурс заявкасын тикшерәчәкләр.

Семинарны үткәрү сроклары:

1 этап – юнәлеш бирүче лекция (22 март);

2 этап – катнашучыларның шәхси проектларын эшләү (22,24,26 март).

Урыны: «Орион» яшьләр үзәге

Вакыты: 16:00 сәг. (22 март)

Конкурска заявкалар кабул итү белем бирү оешмаларыннан 7 апрель көнне 14:00 сәгатьтә, физик затлардан – 15:00 сәгатьтә тәмамлана.

Конкурс белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://fadm.gov.ru/news/59391

Җомга, 19 март 2021, 09:48