Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,96% тәшкил итә. Шәһәр халкын эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова әйтүенчә, «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә ел башыннан 2350 кеше мөрәҗәгать иткән. Эшсезләр сыйфатында исәптә 2713 кеше теркәлгән. Эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүмат базасында 6 626 вакансия бар, «Работа России» порталында 935 предприятие теркәлгән. Ел башыннан эшсезлек буенча 54 миллион 794 мең сум пособие түләнгән, 1541 кеше, шул исәптән март аенда 329 кеше эшкә урнаштырылган.

«Эшсезлек дәрәҗәсе буенча акрынлап кризиска кадәрге дәрәҗәгә әйләнеп кайтабыз. Алга таба бездәге предприятие һәм оешмалар белән эшләргә кирәк. Шәһәрдә квалификация дәрәҗәсе буенча да эш табу өчен эш урыннары җитәрлек», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. 

Дүшәмбе, 22 март 2021, 10:07