Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан профессияләре даими рәвештә квалификация күтәрүне таләп итә торган категориядәге гражданнар өчен срогыннан алда пенсиягә чыгу тәртибенә үзгәрешләр расланды.

Беренче чиратта, бу – белем бирү һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Элек аларның стажына бары тик эштә булу вакыты, вакытлыча эшкә яраксызлык чорлары, ел саен һәм өстәмә бирелә торган ял, йөкле хатын-кызны зыянлы факторлар йогынтысы булмаган эшкә күчерү чорлары керә иде.

«Табиблар һәм укытучылар даими рәвештә квалификация күтәрү курслары узарга тиеш, аннан башка алар гел үсештә булган стандартлар буенча хезмәт күрсәтә алмый, ә бу стаж атналары һәм еллары. Шуңа нигезләнеп, әгәр дә чор карарда язылмаган булса, элек аны срогыннан алда стажга суд карары белән генә кертә алалар иде. Хәзер, законнардагы үзгәрешләр нигезендә, 2021 елның 18 мартыннан аларның хезмәт стажына квалификация күтәрү курслары чорлары да кертеләчәк. Төп шарт– бу вакытта хезмәткәрләрнең эш урыннары һәм хезмәт хакы сакланырга, ә эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчерергә тиеш»,– дип аңлатты Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин.

Әлеге үзгәрешләр кагыла торган затларның тулы исемлеге «Иминият пенсияләре турында» 2013 елның 28 декабрендәге 400 номерлы Федераль законның 30, 31 статьяларында телгә алынган. Срогыннан алда пенсиягә чыгу срогы берьюлы биш елга түгел, ә күчү чорын исәпкә алып арттырыла. 2019 елда – ярты ел узганнан соң, 2020 елда – бер ел ярымга, 2021 елда – өч елга, 2022 елда – дүрт елга. 2023 елдан һәм алга таба махсус стажны тутырганнан соң кичектерү чоры 5 ел тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж тутырып, срогыннан алда пенсиягә чыгу хокукы алган яшьләре теркәлә, ә бу хокукны («срогыннан алда» пенсия билгеләү) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм алга таба, эшкә яраклылык яше артуны һәм күчү нигезләмәләрен исәпкә алып, гамәлгә ашырырга мөмкин. Махсус стаж тутырганнан соң укытучылар, медиклар һәм иҗат хезмәткәрләре пенсия алды яшендә статусы, ә аның белән бергә тиешле ташламалар алалар.

Дүшәмбе, 22 март 2021, 14:05