Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы Сидоровка поселогында булды. Чарада Башкарма комитет Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашты.

«Бу күптән көтелгән вакыйга! Без моны Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән эшли алдык. Поселок халкына еракка барып йөрергә туры килмәсен өчен, биредә белгечләр көндәлек режимда квалификацияле ярдәм күрсәтәчәкләр. Бу проектны тормышка ашыруда катнашкан барчагызга: төзүчеләргә, шәһәрдәшләребезнең теләкләрен югары дәрәҗәләргә җиткергән, запрослар ясаган Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимовка зур рәхмәтләребезне белдерәбез», – диде Илья Зуев.

«Фельдшер-акушерлык пункты ни өчен нәкъ менә биредә кирәк соң? Монда нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яши, кан басымын үлчәтү яки укол ясату өчен дә аларга 2 нче поликлиникага барырга туры килә иде. Хәзер барысы да якында гына булачак», – диде Марсель Мингалимов.

Мәртәбәле кунаклар тантаналы төстә кызыл тасманы кисеп, өр-яңа ФАП бинасына үттеләр. Бер катлы медицина учреждениесендә процедуралар үткәрү, беренчел карау, кабул итү, гардероб бүлмәләре бар.

Фельдшер-акушерлык пункты кирәкле җиһазлар һәм медицина техникасы белән җиһазландырылган. Объект 4,8 млн сумга төшкән. Халыкны 2 нче шәһәр хастаханәсе фельдшеры Фирая Шиһапова кабул итәчәк.

Дүшәмбе, 29 март 2021, 12:31