Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31 мартта республиканың монополиягә каршы хезмәте Яр Чаллы шәһәренә киләчәк. Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов гражданнарны, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итәчәк.

Кабул итү Яр Чаллы шәһәре Хакименең Академик Рубаненко урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак. Кабул итү 11:05 сәгатьтә башлана.

Монополиягә каршы хезмәт алып баруга кагылышлы сорауларны шәхси кабул итү вакытында бирергә мөмкин, шулай ук түбәндәге адреска алдан электрон рәвештә дә җибәрергә була: to16_43@fas.gov.ru. Элемтә өчен телефон: 8-917-886-15-58.

Сишәмбе, 30 март 2021, 08:58