Мы в социальных сетях

"Заман" яшьләр үзәгендә тәрбияләнүче арасында хәрби самбо буенча Чечня конфликтында һәлак булган Россия сугышчылары истәлегенә багышланган XVII Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Ярышлар 26-27 мартта  Түбән Новгород өлкәсендә узды.

Турнирда Яр Чаллыны  ике спортчы тәкъдим итте. Роберт Мөхәммәдиев  59+ кг авырлык категориясендә җиңү яулады. Даниил Ширковский 79 кг авырлык категориясендә беренче урынны алды. Моннан тыш, ул «Көрәш алып баруның иң яхшы техникасы өчен» акчалата призы белән бүләкләнде. 

Спортсменнар тренер-укытучы Владимир Тимофеев җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Ярышларда Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Саратов, Түбән Новгород, Ульяновск, Киров, Владимир, Ярославль өлкәләреннән, Чувашия Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән 217 самбочы катнашты.

Дүшәмбе, 29 март 2021, 14:28