3 апрельдәШәһәр үзәк китапханәсендәРФ һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Черный (Яр Чаллы шәһәре) һәм аның улы Алексей Черныйның (Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәре)күргәзмәсе ачыла.
Биредә пейзаж, натюрморт һәм абстракт композицияләр күрсәтеләчәк. Рәссамнар күп жанрларда уңышлы эшлиләр. Әмма аларны иң нык рухландырганы – Татарстан һәм Башкортстан табигате. Якты, ихлас әсәрләр шул хакта сөйли. Рәссамнарның картиналары Татарстанда һәм Россиядә шәхси коллекцияләрдә, музейлар, картиналар галереяларында саклана. Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 30 март 2021, 10:11