Мы в социальных сетях

2 апрельдә алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча беренче республикакүләм гражданнарны кабул итү була.  Анда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнаша.

Башкару производствосы яклары алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча үзләренең сорауларын видеоконференция режимында бирә алалар. Кабул итүгә түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: 8 (843) 514-92-21.

Кабул итүгә язылган гражданнар, үзләренең яшәү урыннары буенча суд приставлары бүлекчәсенә килеп, турыдын-туры Идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар. 

Сишәмбе, 30 март 2021, 10:21