Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Александровна Яковлева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Ярославль өлкәсенең Ярославль районы Перья авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшли. 1973 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Камгэсэнергострой» предприятиесендә эшли. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. 

Анна Александровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән юбилярны Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 8 апрель 2021, 14:53