Мы в социальных сетях

Хәтер көне кысаларында ябык һәм гамәлдәге шәһәр зиратларында чистарту эшләре башкарылды.

Комсомол районы территориясендә ГЭС, Элеватор тавы поселокларында һәм 32 комплекста урнашкан зиратларны чистарту буенча чаралар узды. Зиратларны һәм тирә-як территорияләрне белән ботаклардан һәм яфраклардан чистарту эшләре башкарылды, чүп-чар чыгару оештырылды. Җыелган каты көнкүреш калдыкларының, ботакларның һәм яфракларның гомуми күләме 54 куб. м. тәшкил итте, 3 берәмлек техника җәлеп ителде.

Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре, «Челныстройремонт», «Камстройсервис», «Паритет» идарәче компанияләре, «Автозавод», «Ремжилстрой» МУП лары, 55 нче мәктәп укучылары, районның территориаль җәмәгать үзидарәләре белән берлектә, Боровецкое авылы зиратында (51 комплекс) Хәтер көне оештырдылар. Төзекләндерү һәм санитар чистарту, шулай ук коры-сарыларны кисү буенча эшләр башкарылды. 6 куб. м. каты көнкүреш калдыклары һәм 18 куб. м. үсемлек калдыклары чыгарылган. Акциядә 31 кеше катнашты.

Гамәлдәге зиратта җирләү урыннарын чистарту өчен инвентарь әзерләнгән иде: 163 көрәк, 83 тырма, 470 капчык, 35 сәнәк. Җыештыру эшләре зиратның эчендә һәм буеннан-буена алып барылды.

Бирегә килү өчен төп проспектлар буенча җәмәгать транспорты оештырылды.

Шәһәр зиратларын чистарту һәм төзекләндерү эшләренә барлыгы 11 берәмлек техника, «Горкоммунхоз» предприятиесенең 36 хезмәткәре, 11 мәктәп укучысы,  шәһәрдәшләр арасыннан 3500 дән артык кеше җәлеп ителде, 544 куб.м. чүп-чар һәм үсемлек калдыклары җыеп алынды. 

Шимбә, 24 апрель 2021, 14:57