25 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, төнлә урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр; яшен.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән юеш кар явачак. Аерым районнарда яшен булуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 8-13 м/с, төнлә урыны белән 15-17 м / с, иртән һәм көндез урыны белән 17-22 м/с тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +2..+6˚. Һаваның максималь температурасы көндез +9..+12˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 24 апрель 2021, 19:21