Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Башкарма комитет каршындагы хезмәтне саклау буенча координацион советның утырышы узды. Чарада Яр Чаллы шәһәре территориясендә 2021 елның 1 нче кварталында булган үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары, хезмәтне саклау өлкәсендәге инновацияләр каралды. Шулай ук хезмәт саклау буенча конкурска йомгак ясалды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы дип танылган оешмалар Башкарма комитет дипломнары белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә һәм призерларга аларны Халык иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев тапшырды.

 "Җитештерү сферасы оешмалары арасында хезмәт саклау өлкәсендә иң яхшы оешма" дип "Автомобиль юллары предприятиесе" танылды, 2 урында - "Горзеленхоз".

 "Сәламәтлек саклау өлкәсе учреждениеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма" номинациясендә 1 урынны Ашыгыч медицина ярдәме станциясе, 2 урынны - 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы алды. "Мәгариф учреждениеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма" номинациясендә җиңүне катнаш төрдәге 109 нчы  «Курай» балалар бакчасы яулады; 2 нче урынны - 8 нче  «Дельфин» балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәге, 3 нче урынны 7 нче  балалар сәнгать мәктәбе алды.

Пәнҗешәмбе, 29 апрель 2021, 11:11