Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышында катнашкан 99 яшьлек Иван Николаевич Канидиевны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов белән бергә шәһәр мэры ветеранда кунакта булдылар. Алар ветеранга Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.

Иван Николаевич 1921 елның 21 декабрендә ТАССРның Чаллы районы Җирекле авылында туган. Совет Армиясе сафларына 1940 елда алына. Хезмәтен артиллерия полкында Баку шәһәрендә башлаган. 1941 елның апрелендә аны Ленинградка күчерәләр. Сугыш башлангач аны Ладогага җибәрәләр. Ул 181 нче укчы полкында хезмәт итә. Алар немец авиациясен күзәтеп, аларның якынлашуы һәм һөҗүме турында  җитәкчелеккә  хәбәр иткәннәр.

1943 елда беренче тапкыр яралана: немецларга һөҗүм иткән вакытта миналы басуга эләгә. Самолет белән аны Ленинград госпиталенә алып китәләр, ә дәваланганнан соң яңадан фронтка җибәрәләр. Сугыш барышында рәхимсез атышка эләгеп, Иван Николаевич икенче тапкыр яралана:  бу юлы кулына пуля белән аталар. Аны яңадан Ленинградка, аннары Пермь крае Березники шәһәренә озаталар. Табиблар аның кулын саклап кала алалар. Госпитальдә Иван Николаевич 1945 елның сентябренә кадәр дәвалана, сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителәһәм Казанга җибәрелә.

Туган ягына кайтканнан соң ул укырга керә һәм яңадан эшли башлый. Агроном белгечлеге буенча Свияжск авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Зәй районының орлыкчылык хуҗалыкларында эшли. 1959 елдан Чаллы районының Иштирәк авылында эшли. 1970 елда СУМ-3 “Камгэсэнергостройга” эшкә урнаша, биредә ул кран хуҗалыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә һәм 1986 елга кадәр хезмәт куя. 

Шимбә, 1 май 2021, 12:50