Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары!

Хөрмәтле чаллылылар!

Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет җитәкчелеге һәм  шәхсән үз исемемнән сезне Җиңү көне белән котлыйм!

Миллионлаган кеше гомерен алып, йөзләгән шәһәр һәм авылларны җимереп, соңгы атышлар яңгыраганга 76 ел тулды.  Дәһшәтле сугыш елларының эзе әле һаман да безнең йөрәкләрдә төзәлмәслек яра булып яши.

Җиңү таңын алып килү өчен күпме халык батырларча һәлак булган. Чаллы районыннан гына да 14 меңнән артык кеше дошманга каршы көрәшкә  киткән. Безнең якташлар, каһарманлык һәм батырлык үрнәкләрен күрсәтеп, барлык фронтларда да үз-үзләрен аямыйча, тыныч тормыш өчен көрәштеләр. Җиңү тарихында 11  Советлар Союзы Героеның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган. Чаллы җирлегенең данлы уллары турындагы якты хатирәләр хөрмәтенә рәхмәт әйтеп, шәһәрдә Геройлар аллеясына нигез салынды.

Тыл хезмәтчәннәре өчен дә сугыш зур сынау булды. Авыр шартларда  ач-ялангач балалар, хатын-кызлар һәм картлар көнен-төнен фронт өчен корал һәм сугыш кирәк-яраклары җитештереп, предприятиеләрдә эшләде. Аларның батыр хезмәте белән колхоз басулары эшкәртелде, фронтка азык-төлек, җылы әйберләр җибәрелде. Тылдагы кешеләр, фронтовиклар кебек үк, иңнәренә төшкән барлык авырлыкларны кыю үтеп, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр.

1945 елның май аенда  Рейхстагта горур җилфердәүче Җиңү Байрагы бөтен хәрби буын өчен уртак бүләк булды. Һәркем дөньяның, ниһаять, явыз фашистлардан азат ителүенә шатланды.

9 Май безнең өчен бөек бәйрәм көне булу белән беррәттән, патриотизм һәм хәрби батырлык символы да булды. Ул безгә – җиңүчеләр буынының балаларына һәм оныкларына - Россияне саклауны , үз халкыбыз хакына хезмәт итүне, Бөек Җиңү Байрагын намус һәм горурлык белән йөртүне йөкләде!

Безнең гражданлык бурычы – җиңүчеләр буынының лаеклы варислары булу һәм Ватанны саклап калу өчен гомерен биргәннәрнең  истәлекләрен саклау.

Без Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклаган һәм безгә бәхетле тыныч тормыш бүләк иткән ата--бабаларыбызны һәрчак истә тотачакбыз.

Сугыш кырларында ятып калган каһарманнарга мәңгелек дан!

Тыныч тормышта арабыздан киткән сугыш ветераннарына мәңгелек дан! 

Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре! Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтегез өчен сезнең алда баш иябез!

Кадерле ветераннар! Тормышыбыз, тыныч күк йөзе, безгә Җиңү бәхете алып килгән өчен рәхмәт сезгә!

Бу истәлекле көнне сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, матур язгы кәеф һәм иң изге теләкләр телим! Бәйрәм белән сезне, Җиңү көне белән!

                                                                                                          Тирән ихтирам белән, Н.Г.Мәһдиев,

                                                                                                           Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 8 май 2021, 15:00