Мы в социальных сетях

Илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршылаган көннәрдә, 7 нче шәһәр поликлиникасы табиблары Сталинград сугышында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветеранын - Мария Леонтьевна Залоганы котладылар. Апрельдә аңа 95 яшь тулды. Сугыш елларында ул хәрби госпитальләрдә эшләгән. Кыр госпитальләрендә Мария Леонтьевна табибларга солдатлар гомере өчен көрәшергә ярдәм итә.

"Палаткаларга яраланган солдатларны алып киләләр иде, без аларга беренче медицина ярдәме күрсәтергә ашыга идек, - дип искә ала ул. - Аннан төнлә аларны Мамай Курганыннан Иделнең икенче ярына, алга таба дәвалау өчен, хәрби госпитальгә озаттылар".

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале, «Жуков медале», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 7 май 2021, 11:12