Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Биредә кадетларның Мактаулы каравылы тезелгән иде.

Чарада катнашучыларны бәйрәм белән Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.

«Бүген Яр Чаллы шәһәре, безнең бөек, матур, көчле илебез - Россия Федерациясе, Бөек Җиңү көнен билгеләп үтә. Илебезгә Җиңү таңын алып килү өчен XX гасырның бу куркыныч сугышында 28 миллионнан артык ватандашыбыз батырларча һәлак булган. Бу Советлар Союзының иң яхшы уллары һәм кызлары иде. Алар безгә бәхетле тыныч тормыш бүләк итәр өчен, үз-үзләрен аямыйча, барысын да эшләделәр. Шундый халык улларының берсе - Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иде. Шагыйрь бик кыска гомер кичерсә дә, аның исеме мәңгелек! Фашистлар аны җәзалап үтергәндә аңа нибары 38 яшь була. Әмма ул сугышның аяусыз афәтен, явызлыгын кешелек дөньясына җиткерү өчен батырларча көрәшкән. Аның 100 дән артык шигыре сакланган. Бу үз Ватаныңа, туган илеңә, күпмилләтле халкыңа хезмәт итү үрнәге", - диде Наил Мәһдиев.

Илсур Һадиуллин чаллылыларны республика Хөкүмәте исеменнән котлады. Ул үсеп килүче буынны тәрбияләүдә шәһәр мәгариф учреждениеләренең актив эшчәнлеген билгеләп үтте.

«Бүген Яр Чаллы педагогика университеты студентлары безгә мәктәп укучылары белән дәресләр алып барырга әзер булуларын күрсәттеләр. Яшь буын белән эш алып бару бик мөһим. Чөнки Бөек Ватан сугышы еллар тарихын һәм ул чорда ватандашларыбызның нинди батырлыклар башкарылганын белмичә, киләчәкне төзеп булмый", - дип ассызыклады ул.

Бәйрәм чарасы барышында Муса Җәлил әсәрләре, «Шарм» ансамбле солистлары башкаруында «Торналар» җыры, «Батутта» коллективы башкаруында «А закаты алые» җыры һәм башка музыкаль-әдәби композицияләр яңгырады.


Бер минут тынлыктан соң Герой шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Анда ТР Дәүләт Советы һәм Яр Чаллы Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре, Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Быел 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Тоткынында булганда да ул шигырьләр язуын дәвам итә. Нацист төрмәләрендә шагыйрь тарафыннан язылган 115 шигырь сакланып калган. 

Якшәмбе, 9 май 2021, 09:44