Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләр дәвам итә. Икеайлык башланып киткәннән бирле шәһәр территориясен массакүләм җыештыру эшендә 43 410 кеше, 3000 оешма, шул исәптән Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре, гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү,  мәдәният учреждениеләре, ТҖҮ рәисләре, оешмалар, предприятиеләр, идарәче компанияләр, бакчачылык ширкәтләре, гараж кооперативлары һәм башкалар  катнашты.

Бүген Яр Чаллы һәм җирле юл арасында Орловка поселогында һәлак булган сугышчылар һәйкәле алдында Косма һәм Дамиан мәхәлләсе кешеләре һәм «Горзеленхоз» хезмәткәрләре тарафыннан 25 нарат һәм 25 миләш агачы утыртылды. Комсомол районы хакимияте, «Жилкомсервис» һәм «Бумажник» идарәче компанияләре хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр хезмәткәрләре М. Җәлилг скверында 30 дан артык нарат утыртты.



«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында, «Кызыл Тау» мәдәни үзәге бинасы һәм Чулман проспекты арасында агачлар утыртылды.

Шулай ук Җиңүнең 40 еллыгы урамы һәм Машина төзүчеләр урамы арасында, 52 комплекс артындагы территориядә 100 карагач утыртылды.

Шимбә, 8 май 2021, 14:30