Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсинур Азиз кызы Әбдрәкыйпова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  Ул Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында туган. 1938 елда Әбдрәкыйповлар гаиләсе Тула өлкәсенең Узловая шәһәренә күченеп китә, анда Шәмсинур Азиз кызы торф чыгаруда эшли.

1943 елда Шәмсинур Азиз кызы гаиләсе белән туган авылы Иске Шәйморза авылына эвакуацияләнә, колхозда эшли. Сугыштан соң ул Украинада шахтада эшли. 1948 елда туган авылына әйләнеп кайта, колхозда эшли. Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Биредә лаеклы ялга чыкканчы поликлиникада санитарка булып эшли.

 «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

Якшәмбе, 16 май 2021, 09:05