Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Ангелина Петровна Кузнецова һәм Тамара Григорьевна Панова 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Ангелина Петровна 1926 елда Удмуртия АССРның Можга районындагы Чемошур-Уча авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Аннан ветеринария техникумына укырга керә, анда дүрт ел белем ала. Техникумны тәмамлагач, Казан ветеринария институтында укый. Ләкин, матди хәле авыр булу сәбәпле, укуын тәмамлый алмый. Сугыш башланганда Ангелина Петровнага 13 яшь була. Яшүсмерләрне Ижаудагы аэропорт төзелешенә җибәргәннәр. Язгы һәм җәйге сезонда «Коминтерн» колхозында эшләгән, ә кыш көне фронтка озату өчен утын кисәләр. 1950 елда Ангелина Петровна Бөек Ватан сугышында катнашучыга кияүгә чыга. Алар тормыш иптәше белән 52 ел гомер итәләр һәм ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Сугыштан соң ул Нылга районының ветеринария дәвалау учреждениесендә эшли, шуннан 1981 елда лаеклы ялга чыккач та, тагын 7 ел хезмәт куя. Яр Чаллыга 2018 елда килә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Тамара Григорьевна Пермь өлкәсенең Кунгур районында туган. Анасы вафат булганнан соң атасы белән бергә Закамскига күченеп китәләр, гаиләдә 5 бала була. Тамара Григорьевна мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлый. 1940-1947 елларда 14 яшьтән заводта эшли. Сугыш елларында завод «Андрюша» минометы өчен зарядлар җитештерә.

Сугыштан соң Кама ГЭСы төзелешенә китә, кладовщик булып эшли. Соңрак Пермьгә күченеп килә, «КАМ - кабель» заводында эшли. 1970 елда Горнозавод районының Пашия поселогына күченәләр, анда Леспромхозда пешекче булып эшли, шуннан лаеклы ялга китә. Ветеранның кызы, өч оныгы, биш оныкчыгы бар. Тамара Григорьевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 17 май 2021, 13:27