Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов бүген иртән коронавирустан прививка ясаттылар. 

Ирина Сәгыйдуллина вакцинациягә тормыш иптәше белән килде:«Мин үземне, үз гаиләмне, якыннарымны, шул исәптән коллективны саклау өчен вакцина ясатырга булдым. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, вакцина кешелек дөньясын күп кенә үлем авыруларыннан саклап калган. Минем күп кенә хезмәттәшләрем - Шәһәр Советы депутатлары да шундый карар кабул иттеләр. Безнең нибары ике юлыбыз бар: авырырга яки прививка ясатырга. Мин вакцинация ясатуны сайладым», - дип уртаклашты ул.

Вакцинациягә Башкарма комитет хезмәткәрләре дә кушылды. Беренче компонентны 50гә якын мэрия хезмәткәре алды. Алар арасында - коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Хаким ярдәмчесе Рамил Фәйсханов: «Минем узган елдан ук антитәнчекләр бар. Коронавирус кичергән танышларым да бар. Бу мәкәрле авырудан соң аякка басу җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә, үз-үземне саклау өчен, прививка ясарга булдым», - диде ул.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 40 меңләп кеше прививка ясаткан. Вакцинаның беренче компонентын 39 415 кеше, икенче компонентын 31 687 кеше алган.

Чәршәмбе, 19 май 2021, 11:16