Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Рәсәй эше» кадрлар үзәгендә исәптә 1819 кеше эшсез дип теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,65% тәшкил итә. Бүген аппарат киңәшмәсендә "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова шундый мәгълүматлар җиткерде. Ел башыннан 2752 Чаллы кешесе эшкә урнаштырылган, шуларның 281е – май аенда.

әзер мәктәп укучыларын җәйге чорга эшкә урнаштыру бара, 650 бала кадрлар үзәгенә килеп, эшкә юллама алды. Бюджет оешмаларына, картон-кәгазь комбинатына, «КАМАЗ» пресс-рама заводына, «Начало», «Чаллы икмәге» һәм башка предприятиеләргә рәсмиләштерү бара»,-дип сөйләде Татьяна Быданова.

Наил Мәһдиев Чаллы укучыларының хезмәтен оештыруга аерым игътибар бирергә кушты:«Мәктәп укучыларын предприятиеләргә чакыру - дөрес эш. Һәр җитәкче белән шәхсән сөйләшегез. Беренчедән, эшләргә килгән малайларны һәм кызларны яхшылап каршы алырга кирәк. Икенчедән,  аларга үзләре башкара алардай эш бирү, ә өченчесе – хезмәт хакы ягыннан кыерсытмау. Беренче тәэсирләр хәтердә кала торган әйбер. Мин, мәсәлән, Сельхозтехникада эшләдем, алтынчы сыйныфтан соң бер ай кошчылык фабрикасында эшләдем, сигезенче-тугызынчы сыйныфтан соң төзелештә эшләдем. Әлегә кадәр мине каршы алган кеше, хәтта эш ашханәсендә төшке аш исе дә хәтеремдә», – дип уртаклашты мэр.

Дүшәмбе, 24 май 2021, 09:47