Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль Салым Хезмәте Инспекциясе салым вычеты өчен мөрәҗәгать иткәндә 3-НДФЛ декларациясен, артык түләүне кире кайтару турында гаризаны кертеп тапшырырга кирәк дип хәбәр итә. Салым органында НДФЛ буенча артык түләүне милек һәм социаль “вычеты” алганда ел азагында кайтарырга мөмкин. Әгәр декларация салым өчен тотып калынган акчаны кайтару максаты белән генә тапшырылса, аны ел тәмамланганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта, салым түләүченең керемнәре буенча тотып калынган акча буенча тапшырырга мөмкин.

Салым органы декларация тапшырылганнан соң өч ай эчендә камераль тикшерү үткәрә.

НДФЛ буенча артык түләүне кире кайтару мондый хокукы булуын раслап, салымны кире кайтару турында гариза алынганнан соң бер ай эчендә, ләкин камераль тикшерү тәмамланудан иртәрәк түгел яисә мондый тикшерү төгәлләнергә тиеш булган мизгелдән  һәм салымны кире кайтару турында карар кабул ителгәнгә тикле башкарылырга тиеш түгел, ягъни камераль тикшерү тәмамланганнан соң бер ай эчендә.

Сишәмбе, 25 май 2021, 13:03