Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы XVIII Кече шәһәрләр театры фестивален кабул итә. Фестивальне ачу тантанасы бүген 17: 00 сәгатьтә Азатлык мәйданында узачак. Уникаль театр форумы Яр Чаллыда 2-9 июнь көннәрендә узачак.

Пермь һәм Красноярск крайларыннан, Ленинград, Псков, Свердловск, Кемерово, Самара, Ростов, Иркутск һәм Липецк өлкәләреннән, шулай ук Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстаннан 16 иҗат коллективы Яр Чаллыда үзләренең иң яхшы эшләрен күрсәтер өчен җыелачак. Спектакльләр «Мастеровые» театры, А.Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры һәм «КАМАЗ» мәдәният сарае сәхнәсендә узачак.

Фестиваль көннәрендә компетентлы жюри эшләячәк. Жюри «Зур формадагы иң яхшы спектакль», «Кече формадагы иң яхшы спектакль» номинацияләре өчен Гран-при, «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацияләре, «Өмет» бүләген җиңүчеләрен билгеләячәк. Зур һәм кече формадагы лауреатлар традиция буенча Мәскәүдә Милләтләр театры сәхнәсендә үз эшләрен тәкъдим итәчәк.

Россиянең Кече шәһәрләр театры фестивале – Милләтләр театры эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе һәм илнең мәдәни тормышында мөһим вакыйга булып тора, аның белән Россиянең халык артисты Евгений Миронов җитәкчелек итә. Фестиваль РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Россиянең XVIII Кече шәһәр театрлары фестивале турында бөтен мәгълүматны фестиваль төркемендә белергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 3 июнь 2021, 08:25