Мы в социальных сетях

 «Родина-мать» мемориаль комплексы янында чик сакчылары көнен - дәүләтебез чикләрен саклаучылар һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрнең һөнәри бәйрәмен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районының хәрби комиссары Рәшит Ильясов, Яр Чаллы шәһәре буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм запастагы чик сакчылары ветераннары рәисе Айрат Нисафетдинов чыгыш ясадылар.

Бу чарада төрле вакытларда Туган җирләрен саклау өчен, үз гомерләрен корбан иткән чик сакчыларын искә алдылар. 

Россия чик буе гаскәрләре оешуга 103 ел тулу уңаеннан Автозавод районы хакимияте, Татарстан Республикасы буенча чик буе гаскәре ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы ДОСААФ» Төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе Чаллы җирле оешмасы, «Заман» яшьләр үзәге белән берлектә, Җиңү паркында «Ватанның чик сакчыларына багышлана!» чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен бәйрәм чарасы оештырдылар. Чарада шәһәр җитәкчеләре, чик буе гаскәрләре һәм хәрби-диңгез пехотасы ветераннары, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, шәһәр халкы һәм кунаклары катнашты.

Чаллы халкын бәйрәм белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Бәйрәм кысаларында «Без бөтен дөньяда тынычлык өчен»хәрби-патриотик җырлар конкурсы лауреатларының Гала-концерты булды. 17 нче балалар хореография мәктәбенең «Яз» бию ансамбле «Флотская плясовая»хореографик композициясе белән бәйрәм программасын ачты.

Бәйрәм программасында хәрби-спорт эстафетасы узды, анда Автозавод районы мәктәпләре укучылары катнашты.

«Без бөтен дөньяда тынычлык өчен» хәрби-патриотик җыр конкурсы лауреатларына, спорт ярышларында җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Бәйрәм программасы ахырында Менделеевск шәһәреннән «ВИВАТ ШУРАВИ» төркеме чыгыш ясады.

Җомга, 28 май 2021, 16:34