Мы в социальных сетях

Яр Чаллы БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан эшләнгән Тотрыклы үсеш максатларын (Цели устойчивого развития - ЦУР) гамәлгә кертү буенча сынау мәйданчыгы дип билгеләнде. 12 моношәһәргә үз тәҗрибәсен Мәскәү тапшыра, ул әлеге юнәлеш буенча 2019 елдан башлап эш алып бара. Моношәһәрләр белән Тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә кертү буенча беренче семинар-практикум ВЭБ.РФ. мәйданчыгында узды.

Чарада ВЭБ.РФның шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнер, РФ МОНОГОРОДА.РФның генераль директоры Ирина Макиева, Мәскәү шәһәренең Инвестицион һәм сәнәгать сәясәте департаменты җитәкчесе урынбасары Эмиль Петросян, ВЭБ.РФның идарәче директоры Елена Гущина, Россия-ОЭСР РАНХиГС үзәге җитәкчесе Антонина Левашенко, шулай ук федераль министрлыклар һәм моношәһәрләр вәкилләре катнашты.

«Моношәһәрләр-үзенчәлекле территорияләр, алар күзәтүчеләр ролендә түгел, алар һәрвакыт үсеш процессында актив катнашучылар, яңа идеяләр генераторлары. Без Мәскәү Хөкүмәтенә, ОЭСР экспертларына Тотрыклы үсеш максатлары буенча уртак проектыбыз өчен бик рәхмәтле. Катнашучылар арасында 12 моношәһәр бар инде. Мәскәү, чыннан да, иң төп дөнья үзәкләренең берсе: биредә яшәү һәм үз киләчәгеңне төзү бик кулай. Проектта катнашучы моношәһәрләрдә яшәүчеләр дә тиздән үзләрендә уңай үзгәрешләр сизә башласын өчен эшләячәкбез», - диде Ирина Макиева.

Яр Чаллы шәһәре исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, Шәһәр Советы депутаты Жанна Хәлиуллина катнаштылар.

Семинар барышында моношәһәрләр башлыклары Мәскәү хөкүмәте вәкилләре һәм экспертлар белән бергә моношәһәрләрнең Тотрыклы үсеш максатларының мөһим өлешләре буенча төп проблемалар, шулай ук аларны гамәлгә кертү буенча киләчәк планнар турында фикер алыштылар.

Билгеләп үтик, 2019 елда Мәскәү дөньяның башка сигез шәһәре һәм төбәге белән беррәттән «Берләшкән Милләтләр оешмасының Тотрыклы үсеше максатларына ирешүдә территориаль якын килү» пилот проектына кушылды.
Тотрыклы үсеш максатлары-дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган һәм территорияләр үстешенең төп юнәлешләрен билгеләү өчен актив кулланыла торган принциплар.169 бурычны үз эченә алган 17 үзара бәйләнешле Тотрыклы үсеш максатлары социаль, икътисадый һәм экологик проблемаларны системалы рәвештә үз эченә ала, төбәк һәм шәһәр җитәкчеләренә нәтиҗәле идарә итү карарлары кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Тормыш сыйфатының халыкара стандартларын (ЦУР), гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче пилот моношәһәрләр исемлегенә Вологда өлкәсенең Череповец, Кемерово өлкәсенең Прокопьевск һәм Новокузнецк, Түбән Кама, Красноярск краеның Норильск, Самара өлкәсенең Тольятти, Архангельск Северодвинск, Свердлов өлкәсенең Түбән Тагил һәм Каменск-Урал, Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск һәм Златоуст шәһәрләре керә.

Җомга, 28 май 2021, 16:54