1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә яңа шәһәрдәге мәдәният һәм ял паркының төп сәхнәсендә социаль-мәдәни проектның VII сезоны ачыла. 2021 елда проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) гранты хисабына тормышка ашырыла.
Проектны ачу кысаларында хип-хоп, брейк-данс, һинд биюләре, вокал һәм хореография юнәлешләре буенча, балалар өчен активлык зоналарында мастер-класслар узачак.
Яр Чаллыда июнь аена чаралар графигы: 1 июнь 17:00 - мәдәният һәм ял паркы (Яңа шәһәр), 5 июнь 17:00 - Шишкин бульвары, 12 июнь 17:00 Энтузиастлар бульвары, 19 июнь -17:00 Җиңү Паркы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 31 май 2021, 16:35