Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Шәфыйк Насыйбулла улы Шәйхулов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1931 елның 30 маенда Татарстанның Әлмәт районы Яңа Чишмә авылында күп балалы гаиләдә туган. Мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлаган. 1942 елда колхозчы булып эшли башлый. 1951 елда Кызыл Армия сафларына алына. Кронштадта диңгезче булып хезмәт итә.

1954 елда демобилизацияләнә һәм Кыргызстанга китә, шунда өйләнә. Лаеклы ялга чыкканчы шахтер булып эшли. Шәфыйк Насыйбулла улының эш стажы 50 ел тәшкил итә.

Тормыш иптәше белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ветеранны өч оныгы һәм оныкчыгы сөендерә. Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Энергия» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Галина Кузнецова котлады.

Дүшәмбе, 31 май 2021, 14:28