Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар! Кадерле балалар! 

 Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Бу гүзәл бәйрәмне 1 июньдә билгеләп үтү дә символик мәгънәгә ия. Нәкъ менә бу көнне миллионлаган кызлар һәм малайлар өчен көтеп алынган җәй җитә. Бу балаларның яраткан вакыты, җәйге ялларда яңа уку елы башланыр алдыннан көч һәм энергия туплана.

Балачак һәрберебезнең тормышында иң бәхетле вакыт булып истә кала. Ул кеше хәтерендә шатлыклы көннәре, бәхетле мизгелләре белән саклана. Әкияттәй бәхетле балачак еллары күңелебездә һәрвакыт җылы хисләр уята. 

Матур, тыныч, бәхетле балачак дөньясын балаларыбызга без - олылар бүләк итәбез. Һәр баланың мәхәббәт, гаилә җылысы һәм ата-ана канаты астында үсүе, барлык башлангычларында ярдәм тоюы мөһим.

Яр Чаллыда үсеп килүче буынны һәрьяклап үстерү өчен шартлар булдыру максатыннан күп эшләр эшләнә. Яшь чаллылылар музыка, сәнгать, спорт мәктәпләрендә, театр һәм бию студияләрендә шөгыльләнә, робототехника һәм заманча it-технологияләр нигезләрен өйрәнә. Шәһәрдә елдан-ел бассейннар, боз һәм футбол мәйданчыклары, универсаль спорт корылмалары, яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр арта бара.

Без яшь чаллылыларның сау-сәламәт, кызыксынучан, талантлы булып үсүләрен телибез. Без аларның укуда, иҗатта һәм спортта ирешкән уңышлары белән горурланабыз, аларга зур өметләр баглыйбыз. Балалар илебезнең лаеклы гражданнары булырлар һәм яраткан Яр Чаллы һәм туган Татарстанның алга таба да уңышлы үсүенә барлык көчен куярына ышанабыз.

Бу матур беренче җәйге көндә барыгызга да бәйрәм кәефе, шатлык, күңел күтәренкелеге телим. Җәй җылы, кояшлы һәм кызыклы булсын! Бәйрәм белән сезне, иң изге теләкләр!

 Н. Г. Мәһдиев, 

Яр Чаллы шәһәре мэры

Сишәмбе, 1 июнь 2021, 07:00