Мы в социальных сетях

Россиядә Пушкин көне һәм рус теле көне кысаларында 4 июнь көнне 10:00 сәгатьтә М. Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе каршындагы мәйданда«Пушкин шәһәрдә» акциясе узачак. Бәйрәм дәвамында «Пушкин чоры геройлары» фотозонасы эшләячәк, анда һәркем 19 гасырның беренче яртысындагы костюмнарда фотога төшә, үзен романтик Татьяна Ларина яки Евгений Онегин ролендә күз алдына китерә алачак. «Пушкинның әкият иле», «Пушкин әкиятләре утравы», «Әкияти калейдоскоб» уен зоналары, «Тылсымлы Пушкин илендә» интерактив күргәзмәсе эшләячәк. Чара барышында һәркем скрапбукинг техникасында открытка ясау буенча «Пушкин открыткасы»мастер-классында катнаша ала. Шулай ук асфальтта рәсем конкурсы да узачак, анда балалар Пушкин әкиятләре геройларын ясый алачак. «Пушкин сүзенең бөтен палитрасы» исемле “ачык микрофонда” сез җирле шагыйрьләр чыгышын ишетәчәксез, шулай ук һәркем бөек классик әсәрләрен укый алачак.

Сишәмбе, 1 июнь 2021, 14:20