Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында Интернетта деструктив мәгълүмат таратуны чикләү мәсьәләсе каралды. Әлеге мәсьәләне норматив-хокукый җайга салу өлешендә тиешле мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга әзерләделәр.

«Хәзерге вакытта кеше аңында“виртуальлек”не җәзасыз дип аңлау беркетелгән, бу, үз чиратында, мәгълүмат тарату ирегеннән явызларча файдалануга, интернет челтәрендә җавапсыз яки ачыктан-ачык деструктив тотышка китерә. Мондый ирекле трактлау гражданнарның фундаменталь хокуклары, шул исәптән Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш хокукы белән, шулай ук хокук тәртибен тәэмин итү таләпләре, милли иминлек мәнфәгатьләре белән тәэмин итү таләпләре белән каршылыкка керә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин.

Чәршәмбе, 2 июнь 2021, 15:25