Мы в социальных сетях

Яр Чаллының 14 нче,19 нчы комплексларында, шулай ук 17,18,21,45 нче комплексның кайбер йорталырнда,  торбаларны опрессовкалаганнан соң кайнар су бирүне вакытыннан алда бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, гидравлик сынауларның икенче этабы 31 майда старт алды һәм ул яңа шәһәр объектларына кагылды.  Яр Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе белгечләре  яңа җылыту сезонына әзерләк эшләрен дәвам итә. Җылылык торбаларында 12 зыян килү очрагы ачыкланган, шуларның 5 се ремонтланган. Опрессовка 13 июньдә төгәлләнергә тиеш.

Бүгенге көндә гидравлик сынаулар үткәргәннән соң 50дән артык торак йортта кайнар су вакытыннан алда бирелде.

Шулай итеп, 4 июнь 9:00 сәгатькә түбәндәге объектларда кайнар су бирелгән: 

 - 45 комплекс (45/01, 45/14 йортларыннан кала); 

 - 19 комплекс тулысынча; 

 - 17 комплекс (17/10, д / с 17/17 торак йортларыннан кала);

 - 18 комплекс (18/01, 18/02 торак йорталырннан кала); 

 - 21 комплекс (21/21 йортыннан кала); 

  - 20/01 торак йорты;

 - 14 комплекс тулысынча.

Җомга, 4 июнь 2021, 11:04