Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Чаллы халкын шәхси сораулар буенча кабул итте. Шәһәрдәшләр депутатка экология, миграциягә бәйле сораулар, санаторийга юллама буенча мөрәҗәгать итте.
Очрашу барлык тиешле санитар-эпидемиологик чараларны үтәү белән узды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.
Чаллыда гражданнарны кабул итү айның һәр дүртенче сишәмбесендә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Шишкин бульвары, 8 (30/24) -1 нче подъезд, 31 нче офис - 3 нче кат адресы буенча алып барыла.
Кабул итүгә 8-987-278-64-26 телефоны буенча язылырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 4 июнь 2021, 16:18