Мы в социальных сетях

Россиянең кече шәһәрләре театрларының XVIII фестивале программасы кысаларында Яр Чаллы картиналар галереясендә «Плюс-минус спектакль» дигән конкурстан тыш спектакль күрсәтелде.

Инвалидлыгы булган сигез кыз спектакль режиссеры, «Предметный разговор» дип аталган арт-объектлар күргәзмәсе кураторы Ксения Шачнева һәм «Солнце внутри» фонды директоры җитәкчелегендә 2021 ел дәвамында Яр Чаллы картиналар галереясе киңлегендә «Ничего особенного» проектын тормышка ашыра.

«Плюс-минус спектакль» беренче заттан сөйләнә, сәхнәдә кеше персонажны түгел, үзен күрсәтә. Бүген бу документаль социаль театрның иң мөһим юнәлешләренең берсе.

Сишәмбе, 8 июнь 2021, 09:02