Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары

 сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Социаль хезмәткәр - җәмгыятьтә иң мәрхәмәтле, кешелекле һөнәрләрнең берсе ул. Сезнең эшегез нәтиҗәсендә кешеләр үз-үзләрендә ышаныч, тулы тормыш алып барырга көч табалар, үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп тоялар. Без сезгә шәһәрдәшләребезгә көн саен бүләк иткән йөрәк һәм күңел җылысы өчен рәхмәтлебез.

Бүгенге көндә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш алып бару бик мөһим роль уйный. Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре тарафыннан күп балалы гаиләләрнең, өлкән яшьтәге гражданнарның, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән  ярдәм чаралары күрелә. Елдан-ел сез күрсәтә торган хезмәтләр саны арта, заманча эш алымнары кертелә, шуның белән бергә һөнәрнең абруе, әһәмияте дә арта.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм авыр, әмма чын мәгънәсендә игелекле һөнәрегездә уңышлар телим.

Бәйрәмегез белән!

Хезмәтегезгә зур ихтирам белән, 

 Яр Чаллы шәһәре мэры Н. Г. Мәһдиев

Сишәмбе, 8 июнь 2021, 10:45