Мы в социальных сетях

«Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Ирина Лундовских авыр тормыш ситуациясенә эләккән яшь кешеләр белән эшләүләре турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, аларга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр мөрәҗәгать итә. Узган ел белән чагыштырганда, яшь кешеләрнең мөрәҗәгать саны 1,5 тапкыр, ә ата – аналарның мөрәҗәгать саны ике тапкыр арткан. «Бүген безгә яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда кыенлыклары булган, сөйгәннәре белән проблемаларны хәл итәргә омтылучы, ата - аналардан таяныч эзләгән, тормыш мәгънәсен күрмәгән яшьләр мөрәҗәгать итә. Агрессивлыкка, үзен кабул итмәүгә, конфликтлыкка бәйле шәхси проблемалар бар", - дип аңлатты Ирина Лундовских.

Җомга, 11 июнь 2021, 11:34