Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «Сабантуй – 2021» бәйрәм итәләр. Шәһәрдәшләрне яраткан милли бәйрәмебез белән котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Мөхтәрәм кунакны шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. Башта алар кече мәйданда булдылар, кунакларга күп төрле күңел ачу программалары тәкъдим иттеләр.

«Әкият» балалар мәйданында балалар һәм өлкәннәр өчен яраткан әкият геройлары чыгышлары, спектакльләр, шәһәрнең иң яхшы балалар коллективлары катнашында бәйрәм концерт программасы, «Чәк-чәк циркы» программасы, шулай ук интерактив мәйданчыклар һәм тематик фотозоналар оештырылган. Костюмлаштырылган персонажлар һәм аниматорлар барлык кешене дә бәйрәм дәвамында сөендерәчәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе һәм шәһәр Хакиме халык һөнәрчелеге ярминкәсе белән таныштылар, биредә Татарстан Республикасы декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләре, татар халкының көнкүреше тәкъдим ителгән. Интерактив мәйданчыкларда шулай ук милли әкият геройлары балчыктан әвәләп ясау, милли орнамент белән чигү һәм таш тернәктә эшләү буенча мастер-класслар оештырылды.

Бәйрәм кунаклары Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныша алачаклар. Үз эшенең чын осталары халык һөнәрләре буенча мастер-класслар тәкъдим итәчәк. Биредә чын авыл амбарына кереп, шәһәр ыгы-зыгысыннан аерылырга һәм авыл тормышы атмосферасына чума алу мөмкинлеге булачак. «Живая традиция» декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырды. Барлык теләүчеләр Чаллы осталары әзерләгән сувенирлар сатып ала алалар. 

Шимбә, 19 июнь 2021, 11:37