Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәтер һәм матәм көнендә чаллылылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар. Шәһәрнең төрле районнарында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.

«Ватан-ана» мемориаль комплексы янында узган чарада мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров катнашты.

«1941 елның 22 июне - Ватаныбыз тарихында иң кайгылы көн. Илебезнең шәһәр һәм авылларына кешеләрнең тыныч тормышын мәңгегә үзгәрткән авиация бомбалары төште. 1418 көн дәвамында илебез азатлык һәм бәйсезлек, яшәү, эшләү, туган телдә сөйләшү хокуклары өчен көрәште. Бу хокукларны саклап калыр өчен, Ватаныбызның 20 миллионнан артык иң яхшы уллары һәм кызларының гомере корбан ителде. Яр Чаллы районыннан сугышка 14 меңнән артык кеше киткән. 5020 сугышчы өйләренә кайтмады. Аларның исемнәре "Ватан-ана" мемориаль комплексының гранит плитәләрендә коеп куелган», - дип билгеләп үтте Ирина Сәгыйдуллина.

В День памяти и скорби челнинцы собрались и на бульваре Боровецком у обелиска Славы. Хәтер һәм матәм көнендә чаллылылар Боровецкий бульварында Дан обелискы янында да җыелдылар. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, Автозавод районы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы советы рәисе Любовь Ходаковская, оешма җитәкчеләре, педагоглар, мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар, «Орион» яшьләр үзәге иҗтимагый оешмалары яшьләре, шәһәр халкы катнашты.

Җыелучылар алдында Винер Харисов чыгыш ясады: «Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен 12 якташыбыз «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек булды, бер кеше Дан Ордены кавалеры булды. 2800дән артык кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде. Безнең шәһәрдә «сугыш», «фронт», «җиңү» сүзләрен белмәүче гаилә табылмас. 270 мең тыл хезмәтчәне һәм аларның гаиләләре тылда җиңү яуладылар. Сугыш елларында Чаллыда яшәүче 11 кеше «Социалистик Хезмәт Герое» дигән югары исемгә лаек булды.

Чарада катнашучылар һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, күккә ак шарлар җибәрделәр, обелискка чәчәкләр салдылар һәм «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе кысаларында шәм кабыздылар.

Җиңү паркының мемориаль мәйданында, "Лавр веногы" һәйкәле янында да Ватан сугышчыларын искә алдылар. Җиңү паркындагы һәйкәл янында каравылда  49-нчы номерлы мәктәп кадетлары торды.

Энтузиастлар бульварында 13-нче һәм 25-нче номерлы мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр сугыш еллары көйләре астында ата-бабаларыбызның батырлыгы истәлегенә асфальтта акбур белән Җиңү символларын чагылдырдылар. «Нур» яшьләр үзәге волонтерлары ярдәме белән балалар үз куллары белән кәгазьдән тынычлык символы - ак күгәрченнәр ясадылар.

Орловка поселогында Һәлак булган сугышчылар обелискы янында да Хәтер һәм матәм көнен билгеләп үттеләр. Чара Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе тарафыннан, Пенсия фондының яшьләр советы ярдәмендә оештырылды. Чараның хөрмәтле кунаклары-шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, шәһәрнең Күпфатирлы йорт милекчеләре ассоциациясе рәисе Тамара Латохина, “С. П.Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты" ЯАҖ генераль директоры урынбасары Николай Иванов. Чарада шагыйрә Анна Шәмсетдинова чыгыш ясады, ул ата - бабаларыбызның батырлыгына багышланган шигырьләрен укыды. Акциядә катнашучылар обелискка кызыл канәферләр салдылар һәм бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

Сишәмбе, 22 июнь 2021, 15:38