Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем Шамил Усманов урамындагы ремонт эшләренең барышын карады. Юл полотносын ремонтлау «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча алып барыла. Эшләр федераль һәм республика бюджетларыннан 100 млн сумга финанслана.

Әлеге участоктагы эшләр турында кунакларга Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм МУП «ПАД» директоры Марат Анисимов сөйләделәр.

«Бу урам татар язучысы һәм сәяси эшлеклесе исемен йөртә. Бу безнең шәһәр халкы өчен бик мөһим урам, чөнки биредә автомобильләр дә, җәяүлеләр дә күп йөри. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге – 26%. Безгә 350 – ләп парковка урыны, яңа өслек ясарга һәм бу урамда йөрү уңайлы булсын өчен заманча яктырту урнаштырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Илья Зуев.

Быел МУП «ПАД» төзүчеләре гомуми мәйданы 26 мең кв. метр булган юл полотносын яңартачаклар.

 "Әлеге участокның гомуми озынлыгы - 1,5 км. 45 яктырткыч баганалары урнаштырылган инде, 479 юл билгеләре куелачак, 10 ясалма юл тигезсезлеге урнаштырылачак.Хәзер яңа ГОСТ буенча АН 16 маркасының тигезләү катламы җәелгән, алга таба өске катлам җәеләчәк, шулай ук 4,2 мең метр монолит борт ташы куелачак, аннары 6 500 кв.м мәйданда яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак», – дип аңлатты МУП «ПАД» директоры Марат Анисимов.

Исегезгә төшерәбез, Шамил Усманов урамын ремонтлау 2017 елдан башлап этаплап алып барыла.

"Милли проектлар Яр Чаллыга да килеп җиттеләр, шул исәптән «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» да. Әлеге проект биредә инде өченче ел рәттән гамәлгә ашырыла һәм бу бик яхшы», - диде Татьяна Ларионова.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова юл төзүчеләренең эштәге кыенлыклар турында кызыксынды һәм моның турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, республика Хөкүмәте адресына үз тәкъдимнәрен җиткерүләрен сорады. 

Җомга, 25 июнь 2021, 13:01