Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем белән 63 микрорайонда «Нуркайлар» балалар бакчасына сәфәр кылды. 220 урынга исәпләнгән объектны төзү белән Илнар Гайсин җитәкчелегендә «Евростиль» компаниясе шөгыльләнә.  Объект 99%ка әзер.

«Без Яр Чаллыда һәрвакыт нинди дә булса яңалыклар булуына һәм аларның кабатланмаслыгына күнеккәнбез. Киләчәктә нинди яңалыклар күздә тотасыз?"- дип кызыксынды Татьяна Ларионова.

Балалар бакчасы мөдире Елена Литвинцева балалар бакчасында рус һәм татар төркемнәре оештырылачагын, шулай ук инглиз теле мохите белән төркем ачылуын һәм белем бирүнең полилингваль моделе концепциясен үстерү планлаштырылуын белдерде.

«Төсләр гаммасының  сайланган исемгә туры килүе - бик кызыклы, күңелле, нәкъ балалар дизайны», - дип бәя бирде Татьяна Ларионова.

Мәктәпкәчә учреждениедә бар да яшь чаллылыларны кабул итәргә әзер: төркемнәр, спорт һәм музыка заллары, азык-төлек блогы.

Билгеләп үтик, быел Яр Чаллыда төзүчеләр өч яңа мәктәпкәчә учреждение тапшырачак. Тагын икесе – «Притяжение» торак районындагы 85 нче номерлы «Карусель» һәм «Прибрежный» торак районының 34 нче микрорайонында 130 нчы номерлы «Калейдоскоп» балалар бакчалары. Барлык яңа объектлар төзелеше «Демография» милли проекты кысаларында алып барыла.

«Демография» милли проекты өлкән буын кешеләрен һәм яшьләрне дә колачлый, ул күпкырлы. Без бала туу, тәрбия, мәгариф мәсьәләләре турында гына сөйләшәбез кебек тоелса да, әмма ул өлкән яшьтәге кешеләргә дә кагыла. Чөнки демография ул - халык саны, кеше күбрәк яшәгән саен, балалар күбрәк туа, демографик процесслар нәтиҗәлерәк һәм уңай бәяләнә.

Безнең республика Президенты Рөстәм Нургалиевич һәрвакыт яңа уку елы башлануга мәгариф учреждениеләре файдалануга тапшырылырга тиеш дигән бурыч куя. Без монда эшне 1 августтан ук башларга мөмкин булуын күрәбез», – диде Татьяна Ларионова балалар бакчасын караганнан соң.

Заместитель Председателя Государственного Совета РТ Татьяна Ларионова с рабочей группой по контролю за реализацией национальных проектов осмотрела детский сад «Лучики» в 63 микрорайоне. Возведением объекта, рассчитанного на 220 мест занималась компания «Евростиль» под руководством Ильнара Гайсина. Готовность объекта – 99%. 

Җомга, 25 июнь 2021, 13:52