Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 27 июнь көнне төнлә һәм көндез яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән боз явуы ихтимал.

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көнбатыштан 5-10 м / с, яшен вакытында 15-20 м/с га кадәр, 26 июнь кичендә урыны белән секундына 23 м/с га кадәр, минималь һава температурасы төнлә +19..+21˚.  Һаваның максималь температурасы көндез + 31..+35˚.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән югары янгын (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.

Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек температурадан 9˚ка һәм аннан да артыграк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәрмаксималь һава температурасы 31°.. 36° көтелә.

Шимбә, 26 июнь 2021, 16:03