2021 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты химаясе астында KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 Халыкара форумы узачак. Аудитория булып цифрлы интеллектуаль технологияләр, алар нигезендә булдырылган системалар, сервислар һәм хезмәтләрне эшләүчеләр һәм кулланучылар тора,
Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (онлайн-офлайн) форматта узачак.
Форумның оештыру комитеты галимнәрне һәм белгечләрне әлеге форумда докладчылар һәм тыңлаучылар сыйфатында катнашырга, шулай ук мәкаләләрен җыентыкта бастыру өчен җибәрергә чакыра.
Тулырак мәгълүмат форум сайтында урнаштырылган: kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 28 июнь 2021, 11:19