Мы в социальных сетях

Картиналар галереясенең кече залында 1970-90 елларда Кама буеның әйдәп баручы проектлаучы-рәссамнарның берсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Георгий Ивановның (1946-2012 еллар) тууына 75 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

Георгий Ивановның актив хезмәт эшчәнлеге РСФСР Сәнгать фонды иҗат берләшмәсенең Яр Чаллы сәнгать-җитештерү участогында (1971-78) башлана, ул анда «Энергетик» Мәдәният сараен (интерьерлар, фасадлар, «Татарстан чәчәкләре» витражы, 1972), «Кама» (интерьерлар, мозаика, 1971), «Татарстан» кунакханәләрен (интерьерлар, «Тюльпан» люстрасы, 1974) бизәүне уңышлы гына алып бара.

Үзен проектлаучы рәссам буларак яхшы яктан күрсәткән Георгий Иванов КАМАЗның баш архитекторы идарәсенең интерьеры һәм төзекләндерү буенча проект бюросына чакырыла, анда ул ун ел эчендә, 1977 елдан башлап, бюро җитәкчесеннән КАМАЗның баш архитекторы урынбасарына кадәр юл уза. «Фирменный стиль КамАЗа»  дизайн-программасы концепциясе кысаларында авторлык коллективлары составында күп кенә объектларны проектлауда һәм тормышка ашыруда, дизайн-графика, полиграфия, Яр Чаллы шәһәренең интерьерларын һәм кече архитектура объектларын төзекләндерүдә катнаша. Бу елларда шәһәр өчен мөһим объектлар: Үзәк Яңа ел чыршысы, Трансагентлык һәм аның каршындагы «Старый транспорт» декоратив скульптурасы; М.Җәлилгә багышланган парк һәм һәйкәл; КамАЗ мәдәният йорты каршындагы «Одуванчик» фонтаны. 1987-91 елларда ул Яр Чаллы шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсенең баш рәссамы була. 1991 елда, Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы оешмасы оешу сәбәпле, Георгий Иванов Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы оешмасы идарәсе рәисе итеп сайланыла.

Авторлык коллективлары составында объектларны проектлауда катнаша (өлешчә тормышка ашырылган): Яр Чаллы шәһәренең Үзәк урамындагы "Иске шәһәр" мемориаль зонасын оештыру концепциясе һәм проекты(1979); Яр Чаллы шәһәрендәге Боровецкое поселогы территориясендә мәдәни-тарихи үзәк оештыру концепциясе һәм проекты(1984); Яр Чаллы шәһәреннең Автозавод проспектындагы КамАЗ мәдәни-тарихи, сәүдә, спорт һәм эшлекле үзәген оештыру концепциясе һәм проекты; «КамАЗ» инженер үзәге территориясендә "Технопарк" концепциясе һәм проекты (1985); Мәскәү шәһәрендәге «ХХІ гасыр мәктәбе» элиталы мәктәпне реконструкцияләү комплекслы проекты; Мәскәү шәһәрендә «Олимпиада-80» үткәрү өчен шәһәр мохитен оештыру комплекслы проекты; Лениногорск шәһәрендәге Үзәк ял паркын, шулай ук «Вакыт» истәлек билгесен төзекләндерү проекты (1998); Олы Әтнә район үзәгендә мемориаль зонаның төзекләндерү һәм истәлек билгесе проекты (2007); Казан метрополитенының «Габдулла Тукай мәйданы» метро станциясендә «Мәхәббәт-Любовь» мозаика панносы (2005).

Театр-декорация бүлеген тәмамлаган Георгий Иванов театр артистларына тугры калып, рус һәм чит ил язучылары һәм драматургларының Чаллы театр студияләре өчен куелган спектакльләренә декорацияләр эскизларын башкара.

Проект эшчәнлегендә мәшгуль булуга карамастан, рәссамның график сәнгатенә тугры булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ул иҗат юлы дәвамында табигать һәм архитектура пейзажына  төрле техникаларда (басма графика, уникаль: акварель, гуашь, тушь, карандаш, фломастер) мөрәҗәгать итә.

2002 елдан 2012 елга кадәр Георгий Иванов Чаллы сәнгать көллиятендә укыта, 2003 елдан бирле ул «Әйләнә-тирә дизайн» бүлегенең «Цветоведение», «Архитектура нигезләре», «Проект композициясе»дисциплиналары буенча төп укытучы була.

Рәссамның әсәрләре Дәүләт тарихи музеенда, ТР Сынлы сәнгать дәүләт музеенда, Чаллы картиналар галереясында, Әлмәт картиналар галереясында, Германия, Франция, АКШ, Канада шәхси коллекцияләрдә, якын чит илләрдә саклана.

Күргәзмәдә 40 экспонат тәкъдим ителгән: макетлар, проектлар фотолары, спектакльләргә декорацияләр, графика. Күргәзмә 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Дүшәмбе, 28 июнь 2021, 14:08