Мы в социальных сетях

131 нче номерлы «Нуркайлар» балалар бакчасы яшь чаллыларны кабул итәргә әзер. «Евростиль» компаниясе Яр Чаллының 63 комплексында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешен тәмамлады. «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен карады.


Балалар бакчасы мөдире Елена Литвинцева шәһәр мэрын каршы алды һәм экскурсия үткәрде. 

«

«Балалар бакчасы 246,5 млн. сум тора һәм анда 220 бала йөриячәк. Дәүләт бер урынны төзекләндерүгә бер балага 1 млн сумнан артык акча бүлеп бирә. «Демография» милли проекты буенча планлаштырылган барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарылган. Без Россия Федерациясе җитәкчелегенә, ил Президенты – Владимир Владимирович Путинга Яр Чаллыда «Демография» милли программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәбез», – дип ассызыклады мэр.

Балалар бакчасында 12 төркем эшләячәк, шуларның алтысы ясле. Яңа уку елында Яр Чаллыда 1,5-3 яшьлек балаларның 80% ы балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителәчәк.

Балалар бакчасы камералар белән җиһазландырылган.

«Казандагы соңгы фаҗигале вакыйгаларны исәпкә алып, без 235 млн. сум - шәһәр бюджетыннан, безнең өстәмә керемнәребездән беренче транш, безнең мәктәпләр һәм балалар бакчаларының куркынычсызлыгын ныгытуга юнәлдерү дигән карар кабул иттек. Бездә бүген 80 мәктәп һәм 131 балалар бакчасы бар. Алар барысы да техник чараларны яңартуга мохтаҗ», - дип билгеләде Наил Мәһдиев. 

Билгеләп үтик, быел Яр Чаллыда төзүчеләр өч яңа мәктәпкәчә учреждение тапшырачак. Тагын икесе – «Притяжение» торак районындагы 85 нче номерлы «Карусель» һәм «Прибрежный» торак районының 34 нче микрорайонында 130 нчы номерлы «Калейдоскоп» балалар бакчалары.

«Балалар бакчасы төзелеше – һәрвакытта көтелгән вакыйга, бигрәк тә яшь микрорайонда яшәүчеләр өчен. Биредә социаль ипотека буенча бик күп торак төзелгән, биредә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр: табиблар, укытучылар, КАМАЗ хезмәткәрләре, нигездә, яшьләр яши. Без аларның балалары барлыкка килүенә шатланабыз һәм бүген алар өчен барлык шартларны тудырабыз. Балалар бакчасы тулысынча комплектланган, якын арада барлык документация имзаланачак», – диде мэр.

Объектны карау барышында Наил Мәһдиев шулай ук «Яшьлек» микрорайонының социаль инфраструктурасын үстерү планнары белән дә уртаклашты: «Без монда тагын бер балалар бакчасы һәм кимендә 1200-1500 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзергә планлаштырабыз. Якын арада бакча һәм мәктәп төзү проекты барлыкка килсен өчен, Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән алга таба да эшләячәкбез һәм федераль программаларда катнашачакбыз». 

Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 15:08