Мы в социальных сетях

Беренче сентябрьгә барлык уку йортлары да әзер булачак, чөнки хәзерге вакытта ремонт графиктан алда бара. Шулай итеп, 68 нче номерлы мәктәптә фасад эшләре, санузелларны ремонтлау, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре башкарыла.

89 нчы номерлы башлангыч мәктәп-балалар бакчасында эшләрнең гомуми күләме 64% ка җиткән. «Б» һәм «В» блокларында һәм азык-төлек блогында эшләр бара, бизәкләү эшләре дәвам итә.

46 нчы мәктәптә төп эшләрдән тыш спорт залы буялырга әзерләнелә, идәнне монтажлау эшләре бара.

86 нчы номерлы «Өмет» интернат-мәктәбендә эшләр 58%ка башкарылган. Хәзерге вакытта фасад һәм түбә ябу, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү эшләре бара.

Моннан тыш, Яр Чаллыда ике мәктәп төзелә: Чулман проспекты буенча 1224 урынга һәм «Замелекесье»торак районының 25 микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп.

Җомга, 2 июль 2021, 08:42