Мы в социальных сетях

Футбол милли лигасында беренче уен 10 август көнне «КАМАЗ» ФК һәм Алания ФК (Владикавказ) командалары арасында узачак. Матч "КАМАЗ" стадионында 16:50 сәгатьтә башлана.

Чаллы клубы Футбол милли лигасына керүгә Самарадагы «Крылья Советов 2» командасын җиңеп иреште. Хәзерге вакытта актив тренировкалар бара. Алания ФК шулай ук беренче уенга әзерләнә: команданың тренерлар составын Максим Фролкин тулыландырды.

Чаллы клубының ФНЛ лигасында катнашуын шәһәр мэры Наил Мәһдиев июнь аенда шәрехләде: "ФНЛга керү яшь футболчыларны тәрбияләүдә мөһим, алар киләчәктә лигада уйнау өчен омтылачаклаклар. Безнең менә дигән стадионыбыз, футбол манежы бар, аны безгә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк итте. Әгәр без инглиз, немец футболы тарихына карыйбыз икән, бу илләрнең сәнәгать шәһәрләрендә футбол - спорт төре буенча беренче урында. Эре компанияләр милекчеләре кешеләргә икмәк кенә түгел, тамаша да кирәклеген аңлыйлар. Планетада яшәүчеләрнең күпчелеге учен иң матур тамаша – футбол», - дип өстәде ул.

Чәршәмбе, 7 июль 2021, 11:18