Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында Чаллыда Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто җитәкчелегендәге Венгрия бизнес-делегациясе булып китте.

Венгрия делегациясенең шәһәр предприятиеләре белән очрашуы Казан Федераль (Идел буе) университеты филиалының Яр Чаллы шәһәрендәге инжиниринг үзәгендә узды.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева чит ил кунакларын регионның үзенчәлекләре белән таныштырды, шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы турында сөйләде. Алга таба Венгрия кунакларын Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисенең беренче урынбасары Альмира Хафизова сәламләде.

Шәһәрнең эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге үзенчәлекләре белән делегацияне идарә башлыгы урынбасары, Башкарма комитетның Икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү бүлеге башлыгы Айрат Сәгъдиев таныштырды.

Кунаклар ягыннан Венгрия ТПП Венгрия-Россия  комитеты президенты, «MIB Invest Group» идарәче директоры Иштван Секереш чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы хакимияте һәм эшмәкәрлек субъектлары вәкилләре катнашында алга таба да, тагын да киңрәк очрашулар оештырырга теләвен белдерде.

Чәршәмбе, 7 июль 2021, 11:40