Мы в социальных сетях

8-11 июльдә Әлмәттә Karakuz Fest этнофестивале һәм «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Фестиваль кысаларында URBANTATAR – мәдәният һәм урбанизм өлкәсендә татар проектларын булдыручы Чаллы шәһәр берләшмәсеннән антилекторий узачак.

Антилекторий ике көн дәвамында-10-11 июль көннәрендә Ленин урамындагы Чәй скверында узачак.

Беренче көн 13:00 сәгатьтә «Татар радиосы: формат/неформат» ачык дискуссиядән башланачак. Чакырылган дәүләт һәм шәхси татар радиосы вәкилләре белән катнашучылар татар яшьләре радиоларының киләчәге турында, радиода нинди җырчыларны уйнатырга мөмкин һәм җырлардан башка тагын нәрсә тәкъдим итеп була кебек сорауларга җавап эзләделәр.

14: 00 сәгатьтә КФУның гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты, философия фәннәре кандидаты Альбина Гарифҗанова «Татарча рэп: «сәхнә» үзенчәлекләре» дигән лекция үткәрәчәк. Чыгыш формаль булмаган музыкаль сәхнә үзенчәлекләренә, атап әйткәндә, коммуникацияләргә, татар рэп эчендәге берләшмәләргә багышланачак.

15:00 сәгатьтә @eco.bizek экология турында беренче татар мәгърифәтчелек проектыннан  «Шумовое загрязнение в городе» исемле интерактив үтәчәк. Әйләнә-тирә мохиткә, нигездә, чүп-чарлар аркасында зыян килә дип санарга кабул ителде. Әмма шул ук вакытта зур шәһәрләрдә елдан-ел шау-шу арта. Мондый пычрату кешеләргә һәм әйләнә-тирә мохиткә ни дәрәҗәдә йогынты ясый ала?

Беренче көн "Сүз. Хәрәкәт. Рәсем» (YMRK проекты буенча) дип исемләнгән перформанс-тикшеренү белән төгәлләнәчәк. Монда хәзерге татар мәдәниятен төрле практикалар аша күзаллаячаклар. Башлана 16:00 сәгатьтә.

Антилекториянең икенче көне «Провинциядә татар темасы: яңа продуктны ничек генерацияләргә» дигән ачык дискуссиядән башлана. Барлык прогрессив татар темалары башкалада туа дигән караш яши, әмма вакыты-вакыты белән алар провинциядә дә туа. Аларның серләрен 13:00 сәгатьтә ачачакбыз.

14:00 сәгатьтә Татар телендә лингвистик эксперимент узачак, аның кысаларында катнашучылар татар теленең сүзлек запасына анализ ясаячаклар һәм аны баету белән шөгыльләнәчәкләр.

15:00 сәгатьтә яшь рус теле укытучысы һәм KMBLGN хип-хоп башкаручысы Әлмәт халкы белән яңа шәһәр легендалары формалаштырачак.

Икенче көн ахырында коллаж техникасында комикслар булдыру буенча мини-лаборатория эшләячәк. Мини-лабораторияне Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин үткәрәчәк, аларның эшләре күптән түгел Г.Тукай Әдәби музеенда тәкъдим ителгән.

Әйтергә кирәк, аларның дөнья масштабындагы проектлары да бар, мәсәлән, беренче халыкара татар музыкасы онлайн-радиосы www.urban.tatar.

Чәршәмбе, 7 июль 2021, 14:34