Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта 84 391 кеше беренче компонент, 51 996 кеше икенче компонент белән прививка ясаткан.

«Узган атнада тәүлегенә уртача ике мең кешегә вакцинация ясалды », - дип хәбәр итте Александр Николаев.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 2 977 яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 566,7 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 7,7%ка түбәнрәк. Медицина күзәтүе астында 125 кеше тора, шуларның 78е шәхси элемтә рәвешендә авыручы. Медицина күзәтүе һәм сәламәтләндерү вакыты чыгу сәбәпле, 8 803 граждан күзәтүдән алынды.

Билгеләп үтик, хәзер шәһәрдә ике провизор госпитале эшли - бу йогышлы авырулар хастаханәсе һәм 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе.

Дүшәмбе, 12 июль 2021, 08:54