Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100 балл җыйган Чаллы укучылары белән очрашты. Укучылар белән бергә очрашуга укытучылар, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм мәктәп укучыларының әти-әниләре дә чакырылган иде.

Мэрия залында җыелучыларны Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин сәламләде. Ул имтиханнарда иң югары нәтиҗә күрсәтүчеләр арасында гимназия укучылары белән беррәттән гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары да барлыгын  билгеләп үтте.

«Бу сезнең олы тормышка беренче имтиханыгыз иде. Мондый сынаулар әле тормышта күп булачак: кызыклылары да, бик кызык түгелләре дә, авырлары да, хәл ителми һәм хәл ителә торганнары да.  

Сезнең тырышлыгыгыз, укытучыларыгыз ярдәме белән бөтен уку процессы дәвамында сез барысыннан да яхшырак нәтиҗә күрсәтә алдыгыз. Бу бик зур хезмәт һәм, һичшиксез, шуңа күрә бүген сезнең башкаларныкына караганда конкурентлы өстенлегегез бар. Сезнең бюджет нигезендә укырга керергә хокукыгыз бар.

Уңышлы буласың килсә - бул.  Юл берәү. Бердәм дәүләт имтиханы бар. Сез бу имтиханны бик шәп тапшырдыгыз. Сез - иң яхшылар!

Сезнең нәтиҗәгә омтылышыгыз, максатчанлыгыгыз, югары максатлар кую теләге - кайда укысагыз, кайда эшләсәгез дә, һәрвакыт сезгә юлдаш булсын», – диде Наил Мәһдиев, чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап.

Әйтергә кирәк, Чаллы укучылары ел саен бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу уку елында мәктәпне 2003 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады, аларның 34% ы йомгаклау аттестациясендә 80-100 балл җыйды. Мондый чыгарылышларның күбесе №78, 26, 77, 57, 19, 34,76, 2, 56 мәктәпләрдә белем алган.

Беренче булып имтиханнарда ике фәннән дә 100 баллы нәтиҗә күрсәткән укучыларны бүләкләделәр. Алар - 57 нче гимназияне тәмамлаган Софья Петрова, тарих һәм җәмгыять белеме буенча имтихананы 100шәр баллга тапшырган һәм А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейдан Алексей Грунский математика һәм информатикадан 100шәр балл җыйган.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, А.С. Пушкин исемендәге лицей максималь балл җыйган 6 чыгарылыш сыйныф укучысын әзерләгән, аларның дүртесе химия буенча 100 балл күрсәткән.

77 нче Гимназия ике 100 баллы укучыны әзерләгән: Максим Андроманов һәм Юлия Башкова

104 чыгарылыш сыйныф укучысының 47се "Укудагы аерым уңышлары өчен" медальләре белән бүләкләнде.

Соңгы өч елда иң күп 100 балл җыйган укучылар 26 нчы гимназиядә (22 кеше), 78 нче лицейда (15), 19 нчы мәктәптә (10), 57 нче гимназиядә (8), 77 нче гимназиядә (4) һәм 79 нчы лицей-интернатта (4) белем алганнар.

Бүләкләү тантанасыннан барлык фотоларны "ВКонтакте" Шәһәр хакимиятенең рәсми төркемендә карарга мөмкин.


Дүшәмбе, 12 июль 2021, 16:44